Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 7

Күңел җыры

Оглавление

Ишеттемдә шушы моңлы җырны,

Онытылып әллә кителде…

Гомер буе шушы җырны эзләп,

Бүген генә таптым шикелле.


Үткәннәрнең әллә сәләмеме,

Әллә килеп хәзер иреште.

Күңел алданамы әллә шулай,

Диңгез диеп, аккан инешне.


Җыр агыла җанга сихәт биреп,

Тыңлаганда уйлар уйладым.

Таң калып мин бары тыңлый алдым,

Юраргада хәттә кыймадым.


Күңел җыры булып ишетелде,

Көтеп алган бәйрәм шикелле.

Күңел өчен олы сихәт булды,

Күптән аны көткән бит инде.


Бу моң әллә озак сакланганмы,

Бик тирәндә йөрәк түрендә…

Ишетелер өчен, күңел җыры,

Олы бүләк булып бүгенгә…


Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи

Подняться наверх