Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 13
Килде вакыт
ОглавлениеКемдер сүгә көндә хөкүмәтне,
Кем гаепле саный дәүләтен…
Үзе hаман кыргыйлана бара,
Каплап тормый хәттә гәүрәтен.
Күренмәгән вирус килеп кинәт,
Андыйларны бераз «юата».
Кая керер урын тапмаганда,
Коры җирен кинәт чылата.
Бәргәләнә бераз кеше күңеле,
Ярдәм белми каян көтәргә.
Билгесезлек юлда олы киртә…
Ничек аны урап үтәргә.
Гaдәтләнгән тормыш туктагандай,
Кемгә тыныч кемгә куркыныч…
Уйлаганда, бараз аңлыйсыңда,
Түләнмәгән кебек зур бурыч.
Калган эшкә, инде карлар яуган,
Бүгенгесен кирәк уйларга…
Тормыш көзе ишек каккан чакта,
Өмет итеп йөрмә туйларга.
Бурычларың сине озатмасын,
Олы юлга чыгып киткәндә.
Каршыласын иде матур җәйләр,
Язлар үтеп җирләр кипкәндә.