Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 11
Сыналу вакыты…
ОглавлениеБер мәлне үзгәрде барысы,
Яктылык кимеде шикелле…
Бер илдән бер илгә вируслар,
Чикерткә шикелле сикерде.
Даруын табалмый, давалый табиблар,
Югалып калгандай бар халык.
Сугыш юк, ачлык юк шикелле,
Тукталып калгандай бик арып.
Озакка җитәрме бу хәләт…
Без шулай күпмеләр яшәрбез.
Билгесез иртәгә – буласы…
Ярдәмгә Аллаhка дәшәбез.
Ул гына белүче алда ни буласын,
Әфәтнең бетәсе көннәрен…
Самолет- танклар файдасыз,
Шаhидтер белгәнең, күргәнең.
Тынгандай бар дөнья, бөтен җир,
Тукталган шикелле хәрәкәт…
Ни булып бетәсен белмәгәч,
Яшәүдә беткәндәй бәрәкәт.
Бер сынау мизгеле бары тик,
Ә күпме халыкка кагыла.
Кайлардан көтәргә ярдәмне…
Битараф Аллаhның барына.
Вируслар күренми, беленми,
Кешенең йөзендә, кулында.
Галимнәр бер нидә белмәгән,
Бүгенгә ул вирус турында…
Дәлиллек барыбыз өчендә,
Галәмнең хуҗасы бер генә.
Сәбәпче булырмы аңларга,
Җаваплар бирәсе көн генә.