Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 14

Бер хуҗа

Оглавление

Синдә хуҗа, миндә хуҗа кебек…

Хуҗалыклар гына билгесез.

Кайда күреп була алыр микән,

«Син хуҗасы» дигән билгесен.


Хуҗасызмы бөтен якты дөнья,

Каян килеп чыга вируслар.

Адашалар, бүленәләр кинәт,

Гүләйт итеп йөргән туристлар.


Таныш түгел, көтелмәгән сынау,

Безгә бүген ясый сәяхәт.

Җилдә очкан яфраклар кебек,

Байлыклар hәм бөтен сәясәт.


Кемнән безгә ярдәм килә ала,

Түрәләрдән, яки дәүләттән.

Кайсы безгә дөресерәк сөйли,

Сакланырга иде, гайбәттән…


Ике рәхәт бергә килә алмый…

Савап көтмик, гамәл булмаса.

Сусауларны чиләк баса алмас,

Сулы булып алар тормаса.


Җиңел килгән бәхет сизелми шул,

Кадерләрен авыр аңлавы.

Кеше өчен олы кисәтүдер,

Тормышларның җиңел бармавы.


Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи

Подняться наверх