Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 5
Фикер килә
ОглавлениеКирәкмидер үпкә саклап яшәү,
Аңламый дип сине кешеләр.
Үз үзеңне кайчак аңлап булмый,
Көтмик шуңа башка кешедән.
Син күргәнне, башка яратмаса,
Кеше уе сиңа охшамас…
Булган шикләреңнән арынмасаң,
Күңелләрең hичтә бушамас.
Кеше күңеле аерым дөнья кебек,
Кануннары була төрлечә.
Кеше күңелләре күренми шул,
Бәя биреп булмый күрмичә.
Уйланасың, шикләнәсең кайчак,
Ышанулар җиңә күберәк.
Ялгышулар юлдаш була икән,
Авыр чагы, шунда бигерәк.
Дөрес фикер килә еллар үткәч,
Кирәк кебек бәлки булмаста…
Ничек дөрес, ничек булган диеп,
Чагыштырып карап тормаска.