Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 4
Килә язмыштан
ОглавлениеКеше язмышы ул кешенеке,
Кирәк түгел аңа көнләшү.
Мөмкин мени, кеше көче белән,
Язмыш белән язмыш берләшү.
Кабатланмый язмыш сукмаклары,
Янәшә hәм бергә узсада.
Бер мизгельдә төгәл кабатланмый,
Бер карашка охшаш булсада.
Кабатланмас яшерелгән серләр,
Башка беркем белә алмаслык.
Кай вакытта авыртулы була,
Башка кеше түзә алмаслык…
Кыйммәтедә җирдә кешеләрнең,
Бердәм булып бергә булуда.
Вакланмыйча, кирәк булмаганга,
Дөрес итеп тормыш коруда.
Кеше булып кала белә алу,
Җирдә яшәүләрнең бүләге.
Хөрмәт белән карау язмышларга,
Яшәү өчен иң-иң кирәге…