Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 17
Сәясәт
ОглавлениеКемнәр сөйми икән сәяхәтне,
Бер тапкырдан күңел тартыла.
Кемнең балалары читтә укый,
Чит илләрне хурлап халыкына.
Капиталист череп бара диеп,
Бездә кемнәр хәзер байлар соң…
Кемнең балалары «типтерәләр»,
Ә байлыклар килгән кайдан соң.
Кайдан килде яңа хужалары,
Халыкныкы дигән милекнең.
Бездә исә халык өченме соң,
Законнарга язган ирекнең…
Кайчан гына куып җитәрбездә.
Кайчан гына узып китәбез…
Алар җүләр, без акыллы диеп,
Үзебездә ышанып бетәбез.
Без булмаган җирдә әйбәт дигән,
Мәкaль мәгәнәсе ялган дип.
Эшләгәннәр каты байый ала,
Бары ялкау ярлы калган дип.
Кемнәр өчен яхшы хезмәт хакы,
Ә кемнәргә яллар кырымда.
Чит илләрдә, кемнәр план кора,
Күчмә милек алу турында…