Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 20
Сәләм бирик
ОглавлениеЧын күңелдән әйткән сәләм сүзе,
Күпме мәгәнә эченә җыя ала.
Сәләмәтлек теләп хәлен белү,
Кеше өчен шатлык була ала.
Битарафтан, ихлас сәләм булмас,
Кабул итсәдә ул башкадан.
Очрашулар кеше язмышында,
Сәләм сүзе белән башланган.
Сәләм сүзе, күңел сүзе кебек,
Чын булмаса, җиңел әйтелмәс.
Сәләм сүзе кабул булмый калмас,
Йөрәгеңнән чыгып әйтелгәч.
Синең сәләм, синең догаң кебек,
Кеше белән сәләм алышу.
Ул бит була шулай кешеләрчә,
Тормышларда яшәп барыш ул.
Сәләм биреп яшик якыннарга,
Сәләм сүзен ишетеп торсыннар.
Сәләм алып, сәләмәтлек теләп,
Аллаhыга дога кылсыннар.