Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 15

Җәй

Оглавление

Язлар җитсә, язлар матур кебек,

Алыштырды хәзер жәйләре.

Күңел анын матурлыгын тоя,

Әллә күңел өчен хәйләме.


Җәйләр җитеп, дөнья үзгәрә шул,

Уяналар бөтен чәчкәләр.

Күңелләре җилкенүен сизә,

Күп яшәгән олы яшьтәләр.


Җәй җылысы, тагы өмет бирә,

Булыр кебек алда гомерләр.

Алдагысын бары Ходай белә,

Күрәселәр аны күрерләр.


Картаясы килми, күңел көтә,

Җәйләр килеп тагын киткәнен.

Тагы беркат язмыш, көткәннәргә,

Матур мизгель бүләк иткәнен.


Еллар шулай, алар йөгерәләр,

Ашыкмаган чактакта күңелләр.

Йөрәк кенә ярсыгандай була,

Тибә башлагандай бүгеннән.


Матурлана бара кебек хәзер,

Җәйләр генә түгел, көннәре.

Күрәселәр, күрелмичә калмас,

Күп булсада инде күргәне.

Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи

Подняться наверх