Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 19

Июнь

Оглавление

Күңелнеңдә була нечкә чагы,

Өзелердә китәр шикелле.

Куып булмый эчтән кайвакытта,

Уйга килгән шикле фикерне.


Биек галәмнәрдә уйлар оча,

Ә сукмаклар үтә җирләрдән.

Аңлый алам алга барумны,

Каршы искән көчле җилләрдән.


Искә төшә икән үткәннәрең…

Димәк юллар эзсез булмаган

Гомер юлы, зарланырлык түгел

Җир йөзендә төссез узмаган.


Яңартасың икән хәтереңне,

Сәфәр кебек күптән үткәнгә.

Шатланулар бирә очрашуда,

Ул мизгельне өзелеп көткәнгә.


Өмет бирә безгә яшәү көче,

Ә хәтердә барсы саклана.

Җылы чагы күбрәк булган икән,

Барысыда истә калсада.

Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи

Подняться наверх