Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 12
Онытма язларны
ОглавлениеОнытма язларның килүен,
Урамда кояшның көлүен…
Арыныйк күңелсез хисләрдән,
Онытып вируслар йөрүен.
Вируслар китәрләр, бетәрләр,
Бездәге курыкуны көчәйтеп.
Аңларбыз без кайбер әйберне,
Ишетми йөргәнне ничә әйтеп.
Кешенең дөньяда урыны,
Билгеле – язылып куелган…
Күрәсе булганны күрәсең,
Үзгәрми ул синең, уеңнан.
Гaрәсәт, давыллар булалар..
Кай вакыт кагыла күпләргә.
Вакытлар аңлата, күрсәтә…
Кем хуҗа гaләмдә, күкләрдә.