Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 3

Соңгы бүләгем

Оглавление

Сагынулар, түгел офтанулар,

Хәтерләрдә кайту үткәнгә.

Үткән юллар барсы үземнеке,

Ул юлларны хөрмәт иткәнгә.


Әйтәм икән булган фикерләрне,

Кысмасыннар алар йөрәкне.

Булганыңны кеше белән бүлеш,

Ул кемгәдер булыр кирәкле.


Хыял сызмыйм, нидер төзү өчен,

Андый куәттә юк беләктә.

Әйтеп калам әле онытканчы,

Саклап калганнарны йөрәктә.


Җирдә яшәү үзе олы бәхет,

Шуны аңлап яшәү кирәген.

Туймас кебек яшәп китәбездә,

Аңламыйча Аллah биргәнен.


Күңелдәне әйтеп бара алсам,

Тынычлана алыр йөрәгем.

Шөкерләрем, бөтен рәхмәтләрем,

Шигырь булып, соңгы бүләгем.


Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи

Подняться наверх