Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 2
Ялгыз җыр
ОглавлениеСәхнә уртасында ялгыз җырчы,
Матур итеп җырлар җырлады.
Тын алырга куркып тыңлаучысы,
Тыңлады да, аны тыңлады…
Җыры саен моңы арта кебек,
Күңеленнән чыккан җылы бу.
Хәтирәләр ташкыннары кебек,
Сагыш дигән язмыш җыры бу.
Башланада чишмә агышыдай
Ул әйләнә көчле агымга.
Халык күңеле саегалмас әле,
Шундый җырчылары барынды.
Җырчы җыры, олы кораб кебек,
Ерак диңгезләрдә йөзгәндәй.
Аның белән күңел җырлагандай,
Аның сагышларын сизгәндәй.
Җырчы шулай җырын бүләк итә,
Яшәү өчен биреп өметләр…
Күбрәк булсын иде әле җирдә,
Шушы ялгыз җырчы кебекләр.