Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 6

Кеше хакы

Оглавление

Ана хакы, бала хакы дибез,

Бу сүзләрне кемнәр белмидер.

Күңеленә сала алмаганнар,

Күпме михнәт җирдә күрмидер.


Хак дигәне, безнең бурычлар,

Без кыласы булган гaмәлләр.

Бала өчен дөрес юл күрсәтү,

Ана өчен дога – сәләмнәр.


Хак дигәндә, дөрес чамалап,

Күпме алдың, күпме бирәсең.

Әзер булып, бүгенгеләр өчен,

Иртәгәсен ниләр күрәсен.

Тиеш гамәл соңармаска тиеш,

Вакытлары барсы билгеле.

Булганнары бары синекеме,

Әллә аны Ходай бирдеме…


Минеке дип әйтү дөрес микән,

Кылган гамәлләрдән башкасын.

Кеше хакы, кеше өлеше ул,

Күңелләрдә генә ятмасын.


Ала белгәч, бирә белү кирәк,

Калган эшкә «карлар яумасын».

Кеше хакы, Ана-бала хакы,

Үтәлмичә җирдә калмасын…

Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи

Подняться наверх