Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 18
АллаХ сүзе
ОглавлениеАллаh сүзе иманлылар өчен,
Кеше булса гына иманда.
Ярдәм сорап була курыкмыйча,
Иман юлларында булганда.
Кәферлектә, имансызлар икән,
Алар өчен җаза, кисәтү…
Ялгышканнар адашканнар өчен,
Дөрес юлны кирәк күрсәтү.
Кайдан килә җәннәт сорый алу,
Кәферлектә яшәп киткәнгә.
Кабул була мени андый теләк,
Аллаhыны инкар иткәнгә.
Без беләбез Аллаh кичерүче,
Кайчан гына тәүбә итсәктә.
Тәүбә өчен hаман вакытлар юк,
Гомер көзләренә җитсәктә.
Бер хикмәте кебек язмышларның,
Хакыйкатьне аңлау чоры бар.
Кемнәрнеңдер әйтер сүзе бар,
Җырланмаган әле җыры бар.
Тормыш юлы авыр, озында ул,
Яллар кирәк кайчак күңелгә.
Учак җылыларын тоеп калыйк,
Әйләнгәнче алар күмергә.