Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 16
Озату
ОглавлениеБик ямансу була күңелләрдә,
Якын кеше китсә мәңгегә.
Буйсынабыз язмыш агышына,
Сорау биреп булмый Тәңрегә.
Көтүләрнең файдалары булмый,
Үкенеүләр генә сакланыр.
Онытылмас, ләкин өйрәнелер,
Ялгыз кебек яшәү башланыр…
Искә төшөп, күңел яраланыр,
Әйтә алмый калган сүзләрдән.
Дога укып, әрвах рухына…
Яшьләр чыккан чакта күзләрдәр…
Хәтер бары берләштерә ала,
Яшәп киткән әби-бабалар…
Без яшибез бүген тормыш диеп,
Ә бездән соң, безнең балалар.
Буш сүзләрнең кирәгедә калмый,
Тормыш кабатланмый барыбер.
Хәтер дигән әйбер җуелмасын,
Туганнарның җирдә каны бер.
Буын белән, буын өзелмәсен,
Күпме генә сулар аксада.
Ул бәйләнеш, кеше күңелендә,
Хәтерләрдә бары саклана.