Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 10
Гомер тавы
ОглавлениеЮллар, юллар hаман чакыралар,
Ул юлладан ничек туясың.
Озын микән үткән юллар диеп,
Кайвакытта уйлап куясың…
Артта калды, үргә менгән чаклар,
Югарыда күреп өметләр.
Агай булып таудан төшеп килә,
Үргә менеп киткән егетләр…
Яшәр өчен түгел гомер тавы,
Күрер өчен генә биектән.
Томыш юлы җир өстеннән үтә,
Бар яшәеш җиргә береккән.
Ярты юлда туктап калмый гына,
Ярыйда ул әле баралсаң.
Адашмыйча, каты давылында,
Егылмыйча әгәр калалсаң.
Кешедә бит, бары җан иясе,
Җир йөзендә килә яшәсе.
Кычкырасы килә кайвакытта,
«Без кеше бит» диеп дәшәсе…