Читать книгу Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 9
Бертуганнар
ОглавлениеБер анадан туган, малай, кызлар,
Газиз балалары ананың.
Бертуганнар яши алган өчен,
Зур хөрмәткә хакы бар аның.
Апамы ул, абый, энеме,
Сеңлесеме – барысы туганнар.
Җан җылысы барсы бер кешенең,
Бер карында алар булганнар.
Җан иңдергән ходай бер урында,
Бер үк булган ана җылысы.
Ана өчен барысы тигез була,
Кечкенәсе, урта, зурысы…
Кабатланган бишек җырларыда,
Берсе артыннан берсе үскәннәр.
Бер өстәлдә утырып тезелешеп,
Җыелышып чәйләр эчкәннәр.
Иң зур бәхет шуны тоеп яшәү,
Тормышыңда булу туганың.
Истә тотып туган булуларны,
Хәлләреңне белә торганың.