Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 45

Шигырьләр
Саубуллашу вальсы2

Оглавление

Ак алъяпкычларда – ак канат,

күңел оча, гүя акчарлак.

Ак канат иңнәрдә,

     җилферди җилләрдә,

күңел оча ерак җирләргә.


Аерылыр чак җитә, дусларым,

сизелмәде ун ел узганы.

Хуш, мәктәп, үз күрдең,

     яшәргә көч бирдең,

канат куеп, безне үстердең.


Алда юллар, кайсын сайларга,

юллар чакыра әллә кайларга:

океаннар айкарга,

     очарга айларга,

тормыш дәрьясында кайнарга…


Алъяпкычың, дустым, ак икән,

ак булса да, салыр чак җиткән.

Хыяллар ак җилкән,

     кузгалырбыз иртән,

ерак юлга чыгар чак җиткән.


1964

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх