Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 53

Шигырьләр
Урсал тауда6

Оглавление

Ярларына кайтты елга,

яшелләнде киң ялан.

Урсал тауда – күксел томан,

әллә шуңа моңланам.


Яшьнәп, яшеннәр көйдерсә,

яңгырда калып чылан.

Урсал тауда – кара урман,

керсәм чыгалмам сыман.


Көзләр килде –

     төсләр төрле,

алтын бизәк – ай гынам!

Урсал тауны сары сарган,

әллә шуңа кайгырам?


Үтә айлар, көтә Зәйләр,

суларында йөзалмыйм…

Урсал тауга карлар яуган,

барам инде, түзалмыйм…


1966

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх