Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 52

Шигырьләр
«Су буйларын буйлыйм…»

Оглавление

Су буйларын буйлыйм.

     Ярга басып,

рәсемнәр дә, җыр да язганнар.

Гел яшәреп торган бизәкләрне

табалмаган әле рәссамнар.


Нинди серле минем зәңгәр күгем!

Күк гөмбәзе, беләм, ачылган.

Ләкин хыял очкан биеклеккә

менәлмәгән әле лачыннар.


Үлчәп төштек девон тирәнлеген –

океан-диңгезләргә тиң генә.

Кеше күңеле – тиңсез тирән дәрья:

беркем җитәлмәгән төбенә.


1966

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх