Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 48

Шигырьләр
Яңгыр килә

Оглавление

Яңгыр килә, яңгыр килә

кара урман буеннан.

Явар түгел, кояр яңгыр –

күк болытлар куерган.


Яңгыр килә, яңгыр килә,

юл өстендә – ком-тузан.

Әйдә, бер яу, җәйге яңгыр,

ком-тузаннан тын кысан.


Яңгыр килә, яңгыр килә,

күк күкрәтеп, яшенләп.

Узма, яңгыр, җил уйнатып,

явар булсаң, яу чынлап.


1965

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх