Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 47

Шигырьләр
Йөрәк җыры3

Оглавление

Тиңләр өчен серле күзләреңә,

күк йөзеннән йолдыз эзләдем.

Гөлләр сибеп йөрдем эзләреңә,

ятка калганыңны сизмәдем.


Ян син, йөрәк, ян син, ян көчлерәк,

ялкыннарың бер чак сүрелер.

Янган мәхәббәтем очкыннары

йолдыз булып күккә сибелер.


Караңгыда юллар эзләрсең дә

йолдызларга карап табарсың.

Сызылып кына йолдыз атылганда,

өзелеп сөюемне аңларсың.


1965

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх