Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 51

Шигырьләр
Агым сулар5

Оглавление

Агым сулар ярсып ага,

әллә яры тар микән?

Сулар ага, йөрәк яна,

сүреләсе бар микән?


Агым суда, агым суда

агып китә балдагым.

Агым сулар ташлап китә

үз дип көткән ярларын.


Агым суга сал төшердем,

тал бөгелә, кисмәдем.

Хисләреңне җилкән итеп,

бармы дәрья кичкәнең?


Аккан сулар кире кайтмас,

иңләп-буйлап йөзәрмен.

Син онытсаң, мин бәс булып

керфегеңә төшәрмен.


1965

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх