Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 50

Шигырьләр
Еллар аркылы4

Оглавление

Еллар уза. Менә тагын бер ел

саубуллашып узды үткәнгә.

Ямансудыр карап калу,

         еллар

гомер йомгагыңны сүткәндә.

Ерагая бара йомгак очы,

кечерәя бара йомгагың…

Һаман киләчәккә омтылганга,

гомер җебен үлчәп тормадым.

Юк, ел түгел,

без үзебез үттек,

җырлар җырлап еллар аркылы.

Чор – оркестр гүя,

         кеше гомере –

әйтерсең лә шуның бер кылы.

Кыл тартылган саен, көй югары,

алдан тия җиле, яңгыры.

Кыл өзелсә, еллар чыңлап кала,

кайтавазлар булып яңгырый.

Җыр көчәя һаман, күтәрелә,

алдан тия уты, ялкыны.

Юк, ел түгел,

         без үзебез үттек,

юллар ярып еллар аркылы.


1965

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх