Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 54

Шигырьләр
«Кар суы шаулап-гөрләп акты…»

Оглавление

Кар суы шаулап-гөрләп акты,

кошларны уятты.

Минем кайгы-хәсрәтем кайтты,

җылатты, юатты.


Гөл керфекләрен түбән иде.

Бар дөнья тын калды…

Минем бәхетем-шатлыгым китте:

ай күрде – көн алды.


Бәхеткә шулай килеп-китеп

йөрергә калдымы?

Узгынчы узар. Кайсы туктар:

шатлыкмы? Кайгымы?


1966

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх