Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 49

Шигырьләр
«Ымсындыңмы, күңел?..»

Оглавление

Ымсындыңмы, күңел?

Актыккысы.

Ахыргысы булсын. Соңгысы.

Очып барган идең каршысына,

Сынып килде Амур сөңгесе.


Сөюемне яклап яуга чыксам –

каршы сөңгеләр юк,

     буш кыны.

Йөрәгеңдә калкан –

     янган, сарган

сүнгән мәхәббәтләр юшкыны…


Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх