Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 55
Шигырьләр
Җирдәшләр
ОглавлениеКешеләрне дус һәм туган иткән
олы бер хис – күңел көзгесе.
Авылдашың әйбәт кеше булса,
мактанасың:
– Минем дус кеше.
Газет-журналларны актарганда,
эшләреңнән бераз арынгач,
тукталасың таныш бер рәсемгә:
– Герой, герой!
Минем райондаш!
Турнир барса бөтен ил буенча,
шунда гына була бар хәстәр:
– Нәҗметдинов тагын «мат» чәпәде!
Сынатмыйлар безнең кардәшләр!
Космонавтлар күктә.
Тетрәп китә
читтә яшәп чәче бәсәргән.
Сулган сыны турайгандай итә:
– Минем ватандашым!
Рәсәйдән!
Дус-туганлык хисе кешеләрнең
күзен ачкан гомер-гомергә.
Авыллар күп,
илләр, калалар күп,
ә Җир шары бары бер генә.
Шул мөкатдәс Җирнең бер баласы,
сабыйларның
бер анасы булып
мин дәшәм:
– Йолып калыйк Җирне ут-мәхшәрдән,
әй кешеләр,
без бит – җирдәшләр!
1966