Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 43

Шигырьләр
«Хисләр болыты…»

Оглавление

Хисләр болыты

кыя күкрәгенә тап булды,

ватылды

      челпәрәмә.

Өзелде,

      сибелде җиргә

           чын гәрәбә.

Әйләнеп кайтып эзләдең,

бөртекләп җыйдың тезләнеп,

ә җепкә тезмәдең.

Салкыннар алар, дымлылар,

чыкмы бу, бәсме…

Учыңда йөртәсең курынып1,

кабат чәчелмәсме?


1964

1

Курыну – югалтудан курку, кызгану.

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх