Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 37
Шигырьләр
Җырчы дустыма
Оглавление(Венера Шәриповага)
Ике күзең, ике күзең – утлы күмер,
бер карасаң, ничә күзләр кабына.
Күз сирпесәң, ничә йөрәк, ничә күңел
өметләнәп, канатланып кагына.
Җыр башласаң, болыннарга, тугайларга,
сахраларга әйди көмеш кыңгырау.
Китәсе лә бергә, борылып карамый да!
Ә күңелдә, ә күңелдә бер сорау:
Җырга ияреп, дулкыннарга төшеп чумсам,
гел янармы, йә сүнәрме бу дөрләү?
Сүнмәгән дә, күмер булып көймәгән дә,
яннарыңда нигә соң юк тик берәү?
Ике күзең, ике күзең – якты йолдыз,
сүндерәдер бик күпләрнең кайгысын.
Таң белән таң очрашалмый, кавышалмый…
әллә шуңа үзең һаман ялгыз син.
Китәсе лә иде бергә еракларга,
еракларга әйди көмеш кыңгырау…
Сагынырсың да, әйләнерсең дә карарсың:
өметләнеп калганнар күп,
син – берәү.
Шуны сөйләп чыңлый көмеш кыңгырау.
1964