Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 41

Шигырьләр
«Кичке шәфәкъ…»

Оглавление

Кичке шәфәкъ.

Яна офык.

Күктә – төрле төсләр.

Бик ямьле дә

һәм моңлы да

шушы җәйге кичләр.

Үрмә гөлкәй үрли, әнә,

ал нурларга сузыла.

Көн ачылды,

якты көнкәй,

узма әле, узма.

Үткәрмәдем көн кайнарын

изрәп, үрмә гөлдәй.

Саклап йөрдем таң нурларын

күңел түрләремдә.

Офыкларда шәфәкъ нуры,

балкый барча төсләр!

Нигә моңсу була икән

шушы җәйге кичләр…


1964

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх