Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 34

Шигырьләр
Киек казлар китә

Оглавление

Киек казлар китә, көзләр җитсә,

киек казлар китә каңгылдап.

Ерак юлда сезне саклар идем,

каплар идем җилдән, яңгырдан.


Сызылып кына зәңгәр юллар кала,

ил чикләре сезгә чик түгел.

Ят күзләрдән көнлим, киек казлар,

ник чит җирләр сезгә чит түгел?


Яулык болгап калам сез киткәндә,

киек казлар, тагын кайтыгыз.

Каршы алса дуслар ерак илдә,

канат кагып сәлам әйтегез.


Көн яктысы кунган ак канаткай

яктылары төшсен төннәргә.

Кагынганда, агым суларымның

тамчылары төшсен чүлләргә.


Сәлам алып каурый очларында,

яз кайтырсыз, диңгез – чик түгел,

чиксез илләр, уртак телләр табу –

безгә дә бит, дуслар, чит түгел.


1963

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх