Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 31

Шигырьләр
Бәхет

Оглавление

Дөньяда шатлык нихәтле,

яшәсәң ямен табып!

Су белән кара икмәкнең

ашасаң тәмен табып.


Маңгайга язганын, сөртеп,

тир белән сугa салам.

Язмышны үзем язам мин,

бәхетне үзем табам.


Шау яфраклы тирәк үсә,

кадасам җиргә таяк.

Бер эндәшсәм карурманга,

ишетәм күпме җавап!


Йөргән җирләрем хикмәтле –

түшәлгән яшел келәм.

Язмышны күрә,

      икмәкне

үзем үстерә беләм!


1963

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх