Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 36

Шигырьләр
«Көн эссе…»

Оглавление

Көн эссе.

Су өсте – нәкъ көзге.

Күктән нур коела.

Таң белән уянган күп төсләр

җуела, җуела.

Бик иртә чык кипкән.

Күзләрем

      камаша яктыга.

Баш иеп, миләүшә берәүне

озаткан вахтага.

Ай күргән эзләрне, и кояш,

чык белән алдыңмы?

Таң белән уянган төсләрне

оталмый калдыммы?


1964

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх