Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 30

Шигырьләр
Машинада атлар

Оглавление

Кара тасма юл сузылган,

ике якта – ак кар.

Машиналар узышалар,

машинада – атлар…


Җирән кашка моңсу гына

карап бара юлга.

Дан казанган мәйданнарың

кайда, кара юрга?


Көмеш дага ялтыратып

юртыр гына чаклар…

Җилдәй очкан машинага

төялгәннәр атлар.


Дилбегәдән рульгә күчте

егетләрнең кулы.

Мәйдан түгел,

      галәм гизеп

үтә батыр юлы.


Юл ташларын ат ташыды,

таныш һәрбер чаты –

кара көздә, тездән батып,

чыгалмыйча ятты.


Пар кыңгырау чылтыратып

юртыр гына чаклар…

Машиналар чаба юлдан,

машинада – атлар.


1963

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх