Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 23

Шигырьләр
Диңгез ярында

Оглавление

Таң нурлары төшә,

вак дулкыннар

      җемелдәшә…

Диңгез, синсез

ничек яшәгәнмен

      бүгенгәчә.

Рәхәт

дулкыннарда чалкан ятып

      күк гизүе.

Йөрәкнең дә була

ялга талган

      бер мизгеле.

Нинди матур дөнья,

нинди тыныч

      җир-күгендә!

Кояш бата.

      Ай нурлары –

кызлар керфегендә.

Күкне җирдән аерып,

кинәт

      кара

           болыт ятты.

Дулкын ярдан купты,

болытларга

      ташлар атты.

Төне буе

диңгез шавы изде

      төш аралаш.

Мин уяндым,

      тәрәз ачып

тәүге нур карагач.

Юеш комнан,

      авыр атлап,

ике солдат бара.

Арган дулкын

солдат итегенә

      башын сала.


1962

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх