Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 21

Шигырьләр
Бүген монда сәер бер тынлык

Оглавление

Чапкан печән инде җыелган,

кызлар киткән урман буеннан.

Бар да тынган. Шаян җилләр дә

кибәннәргә килеп сыенган.


Бүген монда сәер бер тынлык –

кичен черки куган төтен юк.

Ике таган калган тырпаеп,

учак тирәсендә беркем юк.


Ә кибәннәр, гүя, үрелеп

колак сала ерак гармунга.

– Тальян гармун, китмә, кал монда,

иртә-кичләр моңга бай монда.

Күләгә бар кибән төбендә,

суынмаган учак көле дә.


Тып-тын калып тыңлый болыннар:

ерагайган гармун көендә

сызылып китә чалгы чыңлавы,

сузып кына кызлар җырлавы,

чагыла ярсып учак дөрләве,

Туган якның айлы төннәре…


1962

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх