Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 8

Шигырьләр
Туган җирем дә түгел

Оглавление

Туган җирем дә түгел,

үскән җирем да түгел,

Әлмәт, Әлмәт, ник сине

якын итте бу күңел?


Кулга көрәк алдык без,

җил, кояшта яндык без. –

Әлмәт дигән шәһәргә

башлап нигез салдык без.


Хезмәт белән зур даны,

ерак балкый утлары.

Бергә булды шатлыгы,

кайгылы минутлары.


Шулай үсте таш кала.

Шунда туды баш бала.

Аның тәүге адымы,

Әлмәт, синнән башлана.

Тәпи баскан туфрагы

җанга якын, яшь кала!


1959

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх