Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 13

Шигырьләр
Хатлар язам

Оглавление

Хатлар язам сиңа,

      сөям, сагынам!

Мондый сүзләр ләкин хатта юк.

Салкынайта мәллә хат битләрен

көзге җилләр, саксыз актарып.


Кайнар сүзләр юкка үпкәләмә,

укы, иркәм, шуны искәреп:

Сүзләрдән мин бары юллар тездем,

юл арасы тулы – хисләрем.


1960

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх