Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 18

Шигырьләр
Гел синең белән

Оглавление

Урамнар буш калган,

йолдызлар сүнгән,

ә яңгыр кыекка

алкалар элгән.

Ялгызым мин бүген

уйларым белән.

Урамның иң аулак

юлларын беләм.

     Җил төннең күренмәс

     кылларын чиртә,

     үзендә күпме көй,

     күпме сер йөртә!

     Төшенеп серенә,

     тыңлыйсы килә;

     кушылып, тын гына

     җырлыйсы килә.

Омтылса күңелем

җыр булган җиргә,

бу мине онытты,

ташлады, димә.

Кайчакта күңелсез

давылсыз, җилсез;

ә җилләр, давыллар

бик шыксыз синсез.

     Син китсәң еракка,

     Моңнарым арта.

     Өйләрдә ямансу, кырларга тарта.

     Ялгызым мин бүген

     Күңелем белән.

     Ә күңел син юкта

     Гел синең белән.


1961

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх