Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 20

Шигырьләр
Шофёр

Оглавление

Кышкы юл озын,

кышкы көн кыска,

ерак үтәсе аралар.

Төн куенына тонык нур коя,

алга юл капшый фаралар.

Мотор гүләвен җил ала,

җил уңаена кар ага.


Ә җил бер уңай,

бер каршы өрә.

Тирә-як диңгездәй чиксез.

Дулкындай кага,

юлны кар яба.

Буранлы төндә

кем шиксез?

Әйдә, тик буран дуласын,

тик мотор гына тынмасын.


Чигенер төннәр,

басылыр җилләр,

онытылыр, бетәр арулар.

Көтәдер дуслар:

еракта утлар –

яктысын өстәр фаралар.

Юлларың булсын, һәй, чиксез,

максатың булсын шиксез.


1962

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх