Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 6

Шигырьләр
«Колачлап иңләдем…»

Оглавление

Колачлап иңләдем

Агыйдел суларын.

Әллә син килмәдең,

әллә мин соңладым…


Дулкыннар кагалар

бер ярдан бер ярга.

Безнең дә аралар

охшаган шуларга.


Юлларда җилләрдән

җырларың ишеттем.

Әллә мин ашыктым,

әллә син кичектең…


1959

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх