Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 4

Шигырьләр
Сөюмени

Оглавление

Юл йөрүме, тузан кунмаса,

каршы җилләр битең кисмәсә?

Кайнарлыгын көннең тоймасаң,

татлылыгын суның сизмәсәң.


Йөзүмени, киңлек кичкәндә,

беләкләрең арып-талмаса?

Аргы якны кочып шатлыктан,

яшь үләнгә башың салмасаң.


Күз яшеңнең саф һәм ачысы

йөрәгеңне уеп төшмәсә,

сөюмени,

      бәхет каршына,

канатланып, күңелең очмаса?


1958

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх