Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 7

Шигырьләр
Су буенда шәфәкъ алы

Оглавление

Ике авыл уртасында

елга ага талгынга.

Ярдан ярга басма салдың,

килер өчен яныма.


Су буенда шәфәкъ алы

ялганды таң алына.

Безне күрде алсу таң да

ярда бөдрә тал гына.


Җәйләр үтте, көзләр җитте –

Басмабыз агып китте.

Басмалардан чыккач, юлың

кайларга алып китте?


Мин дә үттем күперләрнең

чуенын, тимерләрен;

нигәдер, инеш басмасын

юксынды күңелләрем.


1959

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх