Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 17

Шигырьләр
Август

Оглавление

Август ае.

      Җәйнең кайнар көннәре.

Олы юлда – машиналар гөрләве.

Асфальт юллар кызган чуерташ сыман,

шул юлларда йөрүләрем аз сыман.


Йөкләр, йөкләр –

           икмәк килә басудан.

Машиналар чабыш аттай ярсыган.

Җәяү юлчы, бер читкәрәк бас юлдан –

бу чабышта йөгәнсез көч бар сыман.


– Алтын йөккә тиң юлдашмы бу юлдаш? –

дип әйтәме юлга яткан чуерташ.

Җәяүлене ташлау сезгә хас түгел,

шофёр күңеле, беләм, чуерташ түгел.


Читтә торып чабыш карау кызык та,

күңеллерәк үзең бару узышка!

Әйдә, шофёр, булмас бушка йөртүең –

минем дә бар бу йөктә үз бөртегем.


1961

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх