Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 14

Шигырьләр
Гел синең белән

Оглавление

Урамнар буш калган,

йолдызлар сүнгән,

ә яңгыр кыекка

алкалар элгән.

Ялгызым мин бүген

уйларым белән.

Урамның иң аулак

юлларын беләм.

     Җил төннең күренмәс

     кылларын чиртә,

     үзендә күпме көй,

     күпме сер йөртә!

     Төшенеп серенә,

     тыңлыйсы килә,

     кушылып, тын гына

     җырлыйсы килә.

Омтылса күңелем

җыр булган җиргә,

бу мине онытты,

ташлады, димә.

Кайчакта күңелсез

давылсыз, җилсез;

ә җилләр, давыллар

бик шыксыз синсез.

     Син китсәң еракка,

     моңнарым арта.

     Өйләрдә ямансу,

     кырларга тарта.

     Ялгызым мин бүген

     күңелем белән.

     Ә күңел син юкта

     гел синең белән.


1961

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх