Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 11

Шигырьләр
Чишмә

Оглавление

Илһам Шакировка

Үтелмәгән нинди юллары бар, –

ургый-ургый чишмә ага…

Сагынып, сусап көткән ал иреннәр

еракларда, ерак ярда.


Ачылмаган нинди серләре бар, –

чылтыр-чылтыр чишмә ага…

Тау астыннан асылташлар җыйган, –

һәр ташыннан көмеш тама.


Җырланмаган нинди җырлары бар, –

уелып-уелып, чишмә ага…

Бөгелеп кенә, сыгылып, таллар тала,

су бир,

      сулыгып йөрәк яна!


Ургый да гына ургый,

      җырлый-җырлый

           чишмә ага.


1960

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх