Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 19

Шигырьләр
Кечкенә йорт бар тайгада

Оглавление

Бер йорт бар ерак Себердә –

бүрәнәсе ак нараттан.

Башын бераз аска иеп,

гүя тирән уйга баткан.


Туктала да карый шуңа,

юлы төшеп, узган-барган.

Иске үзе, ә шулай да

горур мәрмәр сарайлардан.


Нәфрәт атып таш тәхеткә,

декабристлар салган аны:

«Тимер богау зыңлавына

бер уяныр сөрген ягы…»


Лачын туа очар өчен,

богаулатмас канатларын.

Баш игәннәр батырларга

кыргый Себер наратлары.


1962

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх