Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 5

Шигырьләр
Язгы җилдәй

Оглавление

Апрель җиле ярсына,

сулар боздан арчыла.

Яз җилләре килеп какса,

тәрәзәләр ачыла.


Тәрәзә юа кызый –

кояш уйный битендә.

Күзен сирпеп бер караса,

үтүләре читен лә.


Тәрәзәсе ялт иткән –

кыз күңледәй саф икән.

Яз кояшы нурын сипкән,

таң җиле үбеп киткән.


1958

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх