Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 12
Шигырьләр
Эзләреңне саклый һәр буразна
ОглавлениеӘткәй истәлегенә
Урман буе яшел аланлыкта
гөлләр үскән инде кай ара.
Күптәнме соң кулларымнан тотып
өйрәтүең печән чабарга.
– Өздереп чап, чалгың уйнап торсын,
такыр калсын покос арасы, –
Алдан киттең чыклы болын буйлап,
яшел сукмак салып барасың.
Очкынлатып чалгы янаганда
хәтерләдең яшьлек елларын:
Кылыч белән ерып үткәнсез сез
покосларга кайту юлларын.
Сүз озайтмый идең үз хакыңда,
әллә вакытың бик аз булдымы;
Кара рамда рәсмең төшкән хәбәр
сөйләп бирде тормыш юлыңны.
Яшен кебек сукты һәрбер сүзе,
хәтеремдә мәңге калсын дип:
Элек батрак булган,
аннан – эшче.
Егермебишмеңче.
Большевик.
Сәнәкчеләр сине кыйнаганнар…
Үләр, диеп, дошман көтмәсен! –
Канлы күлмәгеңне байрак итеп,
колхоз кырларына киткәнсең.
Ак каеннар, әнә, хәйран калып,
шуны сөйли булыр җилләргә.
Эзләреңне саклый һәр буразна,
кырны иңләп, бодай тирбәлә…
1960